Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында йорт кошлары үстерүче гаиләләр 432 мең сум дәүләт субсидиясе алды

Районыбызда кош-корт үстерүче гаиләләр 432 мең сум дәүләт субсидиясе алды. Быел Татарстан хөкүмәте кош-корт алып үстерүче гаиләләргә субсидияләр белән ярдәм итте. Шартлары да катлаулы түгел - гаилә сатып алган кош-корт бер айдан зуррак булмаска һәм баш саны 50 дән ким булмаска тиеш иде. Барлык тиешле документларны 1 июньгә кадәр әзерләп...

Районыбызда кош-корт үстерүче гаиләләр 432 мең сум дәүләт субсидиясе алды.

Быел Татарстан хөкүмәте кош-корт алып үстерүче гаиләләргә субсидияләр белән ярдәм итте. Шартлары да катлаулы түгел - гаилә сатып алган кош-корт бер айдан зуррак булмаска һәм баш саны 50 дән ким булмаска тиеш иде. Барлык тиешле документларны 1 июньгә кадәр әзерләп тапшырган гаиләләргә 50 дән 100 башка кадәр кош-кортка субсидия бирелде. Каз һәм күркә бәбкәләре өчен - 100 сум, үрдәк бәбкәсе өчен - 80 сум, бройлер чебие өчен 30 сум түләнде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 67 гаилә субсидия алган. Шулай итеп, 512 күркә, 2671 каз, 1111 үрдәк һәм 1400 тавык чебие хуҗаларына "акча" эшләгән. Субсидия алучыларның күпчелеге - Базарлы Матак, Түбән Әлки, Алпар авыл җирлекләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев