Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юлларны март бураннары ясаган көртләрдән арындыралар

15 марттан 16 сына каршы төндә һәм иртән район территориясендә шактый кар яуды, буран уйнады.

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы техникасы төне буе юлларны кар көртләреннән арындырды.

Төнге сәгатьләрдә юлларда алты берәмлек техника эшләде. Ә көндез трассаларга кар төрттергечле 10 "КамАЗ" машинасы, өч грейдер һәм кар чистарту агрегатлы дүрт МТЗ тракторы чыкты.

Юл эшчеләре шулай ук бозлавык урыннарга ком-тоз катнашмасы сиптерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев