Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юлларны язгы сулардан саклау чараларына керештеләр

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы эшчеләре юлларны язгы сулардан саклау чараларына керештеләр.

Әлеге участок карамагында 350 километрдан артык юл бар. Алар аша су юллары өчен 446 торба салынган. Бу көннәрдә ике бригада шул торбаларны язгы сулар үтәрлек итеп кардан, боздан арындыру белән мәшгуль. Бүгенгә инде автомобиль трассаларындагы 200 дән артык суүткәргеч чистартылган.

Хәзер авыл юлларындагы торбаларны чистарта башладылар. Эшне тизләтү өчен дүшәмбедән тагын бер бригада бу хезмәткә керешә.

Бер үк вакытта К-701 тракторлары белән автотрассалар буйлап язгы сулар агарга юллар ачу эшләре башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев