Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы балалар приютында тәрбияләнүчеләр санаторий-лагерьларда ял итә

Салман балалар приютында тәрбияләнүчеләрнең күбесе җәйге каникулда ял урыннарына таралды. 12 малай һәм кыз Чистайда "Раздолье" лагеренда ял итә. Ә өч бала Яшел Үзәндәге санаторийда сәламәтлеген ныгыта. "Каенкай" приютында бүген 25 бала тәрбияләнә. Шушы арада бирегә Спас районыннан 6 сабыйның килүе көтелә. Халыкара балаларны яклау көнендә приют балалары Хәйруллин Хәйрия...

Салман балалар приютында тәрбияләнүчеләрнең күбесе җәйге каникулда ял урыннарына таралды.

12 малай һәм кыз Чистайда "Раздолье" лагеренда ял итә. Ә өч бала Яшел Үзәндәге санаторийда сәламәтлеген ныгыта. "Каенкай" приютында бүген 25 бала тәрбияләнә. Шушы арада бирегә Спас районыннан 6 сабыйның килүе көтелә. Халыкара балаларны яклау көнендә приют балалары Хәйруллин Хәйрия фонды бүләкләрен алды. Иске Тахталада туып-үскән Кирилл Солодовников та биредә тәрбияләнүчеләргә төрлечә ярдәм итеп тора. Ул балаларга тимераяклар, чаңгылар, коену өчен каркаслы бассейн, 8 Март уңаеннан чәчәкләр бүләк иткән. Ә бу көннәрдә приютка әллә никадәр җиләк-җимеш китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев