Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты тагын 20 урынга зурайды

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тагын 20 урынга киңәйде.

Биредәге участок хастаханәсенең бушап калган өлеше өлкәннәр йортына бирелгән иде. Анда "Промградстрой" оешмасы 8 миллион сумга капиталь ремонт ясады. Бинаның калай түбәсе яңартып ябылды, түшәме җылытылды, өстәмә тугыз палата ясалды һәм җиһазланды. Бу өстәмә өлештә әле спорт залы, душ бүлмәләре дә булдырылды. Күптән түгел интернатта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып, ремонт эшләрен яхшы дип бәяләде. Хәзер интернатта тагын 20 кешене тәрбиягә алырга торалар. Моңа кадәр анда 50 кеше яши иде. Өлкәннәр йортының штаты да 10 хезмәткәргә артачак.

Интернатта тәрбиягә беренче чиратта балалары булмаган, даими кеше ярдәменә мохтаҗ өлкән абый-апалар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев