Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы участокларга сайлаучылар ул-кызлары, оныклары белән киләләр

718 нче Базарлы Матак сайлау округында сәгать унберләр тирәсендә сайлауларның иң кызган чагы иде. Башка вакытларда сайлауларга бик иртә килүчеләрне дә төн буе мул булып яуган кар бераз тоткарлаган: кемдер урамга таба сукмак ачкан, кемдер йорт тирәсен чистартырга ашыккан. Әмма карлы төн һәм көн авыл кешесенең кәефен кыра диме ул!...

718 нче Базарлы Матак сайлау округында сәгать унберләр тирәсендә сайлауларның иң кызган чагы иде. Башка вакытларда сайлауларга бик иртә килүчеләрне дә төн буе мул булып яуган кар бераз тоткарлаган: кемдер урамга таба сукмак ачкан, кемдер йорт тирәсен чистартырга ашыккан. Әмма карлы төн һәм көн авыл кешесенең кәефен кыра диме ул! Киресенчә, инде борын төбендә язгы кыр эшләре, ә калын кар катламы мул уңыш вәгъдә итеп, киләчәккә өметләрне ныгыта ул.

-Бүгенге сайлауларга да өметебез зурдан, ышанычыбыз нык. Дөньялар тыныч булып, имин, мул тормышта яшәсәк, балаларыбызның киләчәге матур булса иде,- дип тезеп китте Рәис Миндубаев, тормыш иптәше Рузалия һәм улы Риназга ишарәләп.

Миндубаевлар сайлауга гаиләләре белән килгәннәр. Үзләре инде "тәҗрибәле" сайлаучы алар, уллары да беренче генә сайламый. Тормышлары мул бу гаиләнең, чөнки тырыш хезмәт белән көн күрәләр, йорт тутырып терлек асрыйлар.

- Тормышыбыз, күз тимәсен дия торган, шөкер. Без бик канәгать. Ил-көн шулай дәвам итсә, әйбәт булыр иде. Җитәкчебез - илбашы да акыллы, зирәк кеше булды. Шуңа күрә күптән инде кемне сайлаясымны хәл иткән идем, карарымны тормышка ашырдым, - диде Рәис, урнага бюллетенен төшереп урамга чыккач.

Равил белән Суфия Акмаловлар кызлары һәм оныклары белән килгәннәр сайлауга. "Шушы баланың алдагы көннәре якты булсын иде. Ватаныбызда тормыш тыныч булсын өчен тавыш бирәбез",- ди озак еллар районның транспорт тармагында хезмәт куйган Равил.

Гомумән, бу сайлау участогында әти-әни, ул-кызлары бергәләп килүче гаиләләр аз түгел иде. Алар тотрыклылыкның әһәмиятен, кадерен белә, чөнки гомерләренең балалар, оныклар дип яшәр чорына җиткәннәр. Шуңа да сайлауларда күмәкләшеп катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев