Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 18 укучы Республика чыршы бәйрәмендә катнашты

25 декабрьдә районыбыздан 18 укучы традицион Республика чыршы бәйрәмендә катнашты. Алар - төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар. Тантанага баручылар арасында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Казанда "Татнефть Арена" боз сараенда узган Яңа ел бәйрәменә Татарстанның барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык бала...

25 декабрьдә районыбыздан 18 укучы традицион Республика чыршы бәйрәмендә катнашты.

Алар - төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар. Тантанага баручылар арасында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.

Казанда "Татнефть Арена" боз сараенда узган Яңа ел бәйрәменә Татарстанның барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык бала чакырылган иде. Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар, профессиональ артистлар, эстрада йолдызлары катнашындагы бик матур бәйрәм тамашасында күңел ачтылар.

(Республика чыршы бәйрәмендә районнан кемнәр катнашуын безнең alki-rt.ru сайтыннан карагыз).

Республика Чыршы бәйрәмендә катнашкан балалар:

Илзирә Шәрипова (Юхмачы мәктәбе)

Оксана Ермолаева (Иске Матак мәктәбе)

Илүзә Гарипова (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Делина Гыйзетдинова (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Әмир Аитов (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Айсылу Яруллина (Нәби Дәүли исемендәге гимназия)

Данил Зәйнуллин (Алпар урта мәктәбе)

Никита Арнаков (Борискино урта мәктәбе)

Николай Захаров (Яңа Салман урта мәктәбе)

Вячеслав Юманов (Иске Матак урта мәктәбе)

Диләрә Нуруллина (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Булат Сәлахов (Нәби Дәүли исемендәге гимназия)

Лиана Мәрдегалләмова (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Әлфис Гәрәев (Иске Матак урта мәктәбе)

Тимур Кирсанов (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Ксения Никошина (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Алина Кореева (Базарлы Матак урта мәктәбе)

Алсу Билалова (Түбән Әлки урта мәктәбе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев