Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 60 укучы “Яшь профессионаллар” чемпионатында булып кайтты

Район мәктәпләренең VIII-Х сыйныф укучылары (барлыгы 60 үсмер) "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатында булып кайттылар.

Дөрес, алар һөнәр осталары ярышларында үзләре катнашмадылар, Казан ярминкәсе, Казанның төзелеш көллияте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Халыкара сервис техникумы базаларында үткән чемпионатка тамашачы буларак кына бардылар. Шулай да яшьтәшләренең ниләр булдырганын күрү безнең укучыларда да теге я бу һөнәрне үзләштереп, үз эшенең чын остасына әйләнү теләген уяткандыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев