Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Фаил Сибагатов Әлмәттә узган ат спорты ярышларында җиңү яулады. ФОТО, ВИДЕО

Сабантуйлар якынлашкан саен атлар яратучы, ат чабышлары дип җан атучыларның тынычлыгы югала,

алар түземсезләнеп-ашкынып әлеге дулкынландыргыч тамашаны көтә башлыйлар. Йөзләгән тамашачыларга сөенечле минутлар бүләк итүче аргамаклар үзләре дә ярышлар көне җитүен тоеп-сизеп торалар, диләр.
Базарлы Матакта яшәүче Фаил Сибагатовның Галочка исемле чабыш аты район Сабан туенда әле беренче мәртәбә катнашачак. Шулай да аңа "йолдыз сәгате" мизгелләре яхшы таныш - күптән түгел Галочка Әлмәттә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган ат спорты ярышларында беренче урынны алып кайтты.
Без, билгеле, шундый зур бәйгедә җиңү яулаган аргамакны күрергә, аның хуҗасы белән танышып сөйләшергә ашыктык. Хәер, Фаил Сибагатов әлкилеләргә яхшы таныш. Күрше Спас районының Ямбакты авылында туып үскән егет 11 ел инде безнең район үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли.
Фаилнең атлар яратуы балачактан ук килә икән. Аның әтисе Рәфәгать гомергә хуҗалыгында ат асраган. Улы да бәләкәйдән бахбай тирәсендә әвәрә килеп, аны карарга-тәрбияләргә булышып үскән. Атта йөрергә дә кечкенәдән өйрәнгән Фаил. Акыллы хайванның дерелдәп торган җылы гәүдәсенә сыенып, ефәк ялларыннан кочаклап кыр-яланнардан җилдерү аның яраткан шөгыле булган. Авыл, район Сабантуйлары аннан башка узмаган.
-Берсендә Әлки районы атлар чабышында катнашырга да бик ныклап әзерләндем,-дип сөйли Фаил. -2005 ел иде бугай, ул елны Әлкидә Сабан туе бик үзенчәлекле булды. Иртәгә бәйрәм дигән көнне көчле давыл, яшенле яңгыр булып, Сабан туен икенче атнага күчерделәр. Хәер, миңа барыбер чабышта катнашырга насыйп булмады. Бәйрәм алды төнендә абзардан атыбызны урлап чыктылар.
Фаил бик тынгысыз егет, аның шөгыль-мавыгулары бихисап. Ул спортка мөкиббән, район үзәк хастаханәсе волейбол командасының иң оста уенчыларыннан берсе. Ау белән дә мавыга, ау этләре асрый икән. Гаиләсе белән зур яңа өй салып чыккан, йорт тутырып терлек-туар асрый.
Инде менә узган ел Фаил күптәнге хыялын тормышка ашырган - Алексеевск районыннан чабыш аты сатып алган. Биш яшьлек Галочка - озын торыклы, матур нәфис гәүдәле, башын өскә чөеп уйнаклап торучы туры бия - ярым токымлы аргамак. Әлмәттә узган ярышларда ул үзе кебек ярым токымлы 16 ат белән дүрт чакрымлы дистанциядә узышып, финишка беренче килгән, көндәшләре арасында ышанычлы җиңү яулаган.
Әлеге бәйгедә районыбыздан Марат Гобәйдуллинның Талисман исемле айгыры да катнашкан булган. Әмма стартка кузгалгач нидәндер өркеп, ат җайдак малайны егып калдырып кырыйга ыргылган.
"Татнефть" җәмгыяте үткәргән шул узышларда үзен иң тиз һәм елгыр аргамак итеп күрсәткән Галочканы хәзер республикадагы төрле ярышларга чакыра башлаганнар. Бүген алар шул узышларга һәм Сабан туйларына бик ныклап әзерләнәләр.
- Чабыш атының ярышта уңышка ирешүе 70 процент әзерлектән тора,-ди Фаил. -Атны дөрес ашату бик мөһим. Мин нигездә коры солы, печән бирәм. Тиешле витаминнар, өстәмәләрдән дә өзмим. Ә инде күнегүләр үткәрүне әйтәсе дә юк. Без һәр кичне Галочка белән яланга чыгып китәбез, билгеле бер дистанцияне узабыз.
Фаил аргамагын чиста токымлы чабыш атлары ярышында катнаштырырга да хыяллана. Мөмкинлекләре зур булган аргамак һәм аның тырыш, булдыклы хуҗасы куйган максатларына ирешми калмаслар. Уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев