Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Газинур Фәттахов гер спорты буенча ветераннар арасында Россия беренчелегендә беренче урын яулады

Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов

гер спорты буенча ветераннар арасында узган Россия беренчелегендә беренче урын яулап кайтты.

19-21 майда Киров шәһәрендә булган әлеге бәйгедә гер спорты буенча дөнья чемпионатына спортчылар сайлап алынды. Газинур быел ноябрьдә Көньяк Кореядә үтәчәк шул зур ярышта да катнашачак.

Бу көннәрдә Газинур Фәттахов Казанда "Газпром" Спартакиадасында катнашып, гер күтәрү буенча үз авылыгында шулай ук беренче урынга лаек булды һәм сентябрьдә Сочида үтәсе Россия Спартакиадасында чыгыш ясау хокукына ия булды. Мәгълүм булганча, "Алинә" универсаль спорт залы тренеры Газинур Фәттахов былтыр Казахстанда гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев