Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннын 11 яшьлек каратэчы Булат Борһанов Бөтенроссия турнирында алтын медаль яулады

Үткән атнада Бөтенроссия киокусинкай каратэ турнирында катнашып, Базарлы Матак егете Булат Борһанов алтын медаль яулады. Бөтенроссия Гагарин турниры Ульяновск шәһәрендә булды, быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Анда илнең 5 регионыннан, 20 дән артык шәһәрдән 300 ләп спортчы катнашты. Ярышларда 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар чыгыш ясады. Районыбыз данын әлеге бәйгедә...

Үткән атнада Бөтенроссия киокусинкай каратэ турнирында катнашып, Базарлы Матак егете Булат Борһанов алтын медаль яулады.

Бөтенроссия Гагарин турниры Ульяновск шәһәрендә булды, быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Анда илнең 5 регионыннан, 20 дән артык шәһәрдән 300 ләп спортчы катнашты. Ярышларда 10-11 яшьлек малайлар һәм кызлар чыгыш ясады.

Районыбыз данын әлеге бәйгедә тренер Андрей Зиньков шәкертләре яклады. Булат Борһанов биш тапкыр келәмгә чыгып , көндәшләреннән өстен булуын исбатлый һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелә. Ул икенче ел рәттән әлеге турнирның җиңүчесе булды һәм велосипед белән бүләкләнде. Риназ Нотфуллин, Данил Шәйхетдинов исә икенче һәм өченче призлы урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев