Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Абдул Салман авылына нигез салучыларга һәйкәл куйганда капсула эчендәге хат

Киләчәк буыннарга! Кадерле кардәшләребез, туганнарыбыз! Без шушы авылда туган, табигатънең искиткеч гүзәл почмагында хозурланып, ата-аналары- быздан, әби_бабаларыбыздан яхшы тәрбия,мөгаллимнәребездән белем алып үскән буын, менә 21нче гасыр башында гомер итәбез. Дөньяга зур афәт китергән сугыш беткәнгә инде 72 елвакыт узган. Мондый олы сугышларсыз чор тарихыбызда беренче.Аллаһы Тәга- ләнең безләргә олы бүләге....

Киләчәк буыннарга!

Кадерле кардәшләребез, туганнарыбыз! Без шушы авылда туган,

табигатънең искиткеч гүзәл почмагында хозурланып, ата-аналары-

быздан, әби_бабаларыбыздан яхшы тәрбия,мөгаллимнәребездән

белем алып үскән буын, менә 21нче гасыр башында гомер итәбез.

Дөньяга зур афәт китергән сугыш беткәнгә инде 72 елвакыт узган.

Мондый олы сугышларсыз чор тарихыбызда беренче.Аллаһы Тәга-

ләнең безләргә олы бүләге. Моңа без чиксез рәхмәтле.

Дәһшәтле сугыш балалары да санаулы гына калып бара. Сугышчылар, калган толлар да инде күптән бакыйлыкта. Бүген го-

мер итүчеләребез аларны искә алабыз, хөрмәтлибез, догалар кы-

лабыз.

Вакыт, замана, дәвер, чор. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безләргә

бирелгән олы бүләк. Ул тиз уза. Без аны ничек уздырабыз, сарыф

итәбез? Файдагамы, заягамы? Күбебез моны олыгайгач кына уз-

ганнарга әйләнеп карап бәя бирә алабыз.

Кызагныч, өлкән буыннарыбыз, тормыш авырлыгы, катлаулылыгы белән бәйле, безгә язма рәвештә тарихыбызны бәян

итеп калдыра алмаганнар. Бу эшкә 2006нчы елда гына кызыксы-

нып тотынынылды. Ниһаятъ, 2010елда барлык кардәшләребезнең

11-13 буын шәҗәрәсе торгызылды һәм 2011нче елда, Татарстанда

беренче булып, тулы мәгънәдә, шәҗәрә бәйрәме уздырылды.

Кардәшләребез, туганнарыбыз тарихында өйрәнеп бетмәгән ва-

кыйгалар күп әле. Аларны инде архив документларыннан гына та-

бып була. Бу васыятънамәне укыганда күп нәрсә өйрәнелгән, ачык-

ланган булыр, иншалла. Кыскача өйрәнелмәгәннәр турында:

1811-1812елларда 3 туганыбыз китеп сугышта югалган, 1854-55 ел-

ларда 4 туганыбыз сугышта югалган, 1877-78 еллардагы сугыштан

бер солдатның зәгыфьләнеп кайтканын гына беләбез, ә тагын кем-

нәр катнашканын, һәлак булганын белмибез. 1904 елгы Япон сугы-

шында катнашкн кардәшләребезне белмибез. 1914-20 еллардагы

сугышларда катнашканнарның, һәлак булганнарның бик әзен генә

беләбез. Олы сугышлар булмаганда рекрутка алынып кире кайта

алмаган кардәшләребез дистәләгән. Аларның язмышын белмибез.

Бәлки башка чор матариаллары да табылыр. Бәлки борынгырак

чорда яшәгән: Давыт, Хөсәен, Кадыйр, Тимкәй, Ишкәй, Чипкәнәй

Һәм өлкәнрәк буыннарның тормышын, көнкүрешен чагылдырган

докуменлар табылыр, туып үскән урыннары ачыкланыр.

Вакыт тиз уза, еллар үтә, буыннар алышына. Вакытны дөрес кул-

ланыгыз, заяга узмасын, Бар булганны, ишеткәнне, күргәнне кә-

газьгә, башка электрон базаларга теркәгез.

Җир. Элек бик кадерле байлак , товар, яшәү чыганагы җир булган.

Җир өчен көрәш барган. 18нче гасыр ахырында безнең бабайларыбызны ошбу урынга җирле булу максаты китергән. Шушы урында, җир куенында җәсәдләре мәңге саклана. Барыбыз-

га да алар кадерле булырга тиеш. Чит җирләрдә, сугышларда, баш-

ка сәбәпләр белән калганнаның җәсәдләре, рухлары безгә, сез-

ләргә кадерле булырга, онытылмаска тиеш.

Җир- ананы саклагыз, табигатъне, мөхитне күз карасы кебек кадерләп пычратмыйча кулланыгыз,киләкәк буыннарга яхшы халәттә калдырыгыз.

Белемгә омтылыгыз, белем алу чиксез. Калган гамәлләрнең чиге

бар Күп телләрне өйрәнегез, беренче чиратта камил рәвештә үз те-

лебезне. Сәяхәт кылырга тырышыгыз. Болар зур белем чыганагы

Һәм рухи байлык.

Бүген безне борчый милләтебез язмышы, авылыбызның киләчә-

ге. Милләтне саклый тел, хәнәфи мәзһәбендәге ислам динебез.

Милләтебезнең тамырына балта чабучы өч нәрсә бар: Телебезне

кулланмау, үстермәү, сакламау, милләтара аралашу теле икәненә

инанамау; Катнаш никахлар(моны кеше вакыты узгач кына аңлый);

динсезлек ( Моңа тәрбияне яшьтән бирергә, олыгайгач соңрак була). Саклагыз динебезне, телебезне (төрки 40 тан артык тел

арасында иң камиле), гореф- гадәтләребезне, сакланыгыз һәм саклагыгыз балаларыгызны катнаш никахлардан.

Көнләшмәгез, хөсетләнмәгез, ярдәмле булыгыз, кеше хакына,

малына кызыкмагыз , кул сузмагыз. Дөнья малы бер көнлек,

үкенергә булмасын.

Авылны таратмаска тырышыгыз, таралса да һәрдаим зиярәт кылыгыз, киләчәк буыннарга да онытмаска, догалы булырга васыять итеп калдырыгыз. Бәхетле, озын гомерле булырсыз, күңел-

ләрегез тыныч булыр, иншалла.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыгыз!

2017нче ел, Июль аеның 15нче көне, шимбә.

Габделваһаб Салман(Морзалар Салманы) халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев