Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Алпар авылында яңа мәчет төзелешенә акча җыю бара

2016 елның ноябрендә "Әлки хәбәрләре" газетасында "Алпарга яңа мәчет" дигән мәкалә басылган иде. Шуннан соң ике айдан артык вакыт үтте. Шул вакыт эчендә республикабызның төрле районнарында яшәүче алпарлылар катнашында биш җыелыш булып узды. Әлеге җыеннарда яңа мәчет төзү мәсьәләләре тикшерелде. Җыелышларның һәрберсендә яңа мәчет төзүне хуплап каршы алдылар. Шуннан бирле...

2016 елның ноябрендә "Әлки хәбәрләре" газетасында "Алпарга яңа мәчет" дигән мәкалә басылган иде.

Шуннан соң ике айдан артык вакыт үтте. Шул вакыт эчендә республикабызның төрле районнарында яшәүче алпарлылар катнашында биш җыелыш булып узды. Әлеге җыеннарда яңа мәчет төзү мәсьәләләре тикшерелде. Җыелышларның һәрберсендә яңа мәчет төзүне хуплап каршы алдылар. Шуннан бирле акча җыю буенча байтак кына эшләр башкарылды. Барысы 1 миллион 287 мең акча тупланды.

Мәчет төзелешенә үз өлешләрен керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Шулай да әле бөтен уңайлыклары булган һәм көлеп торган мәчетебез сафка бассын өчен халыкның тагын да зур тырышлыгы кирәк. Төзелеш эшләре өчен зарур булган 4 миллион сум акчаны җыю җиңел түгел. Тиздән материаллар кайта башлаячак. Мәчет төзүнең оештыру комиссиясе түбәндәге фикергә килде. Авылның балигъ булган (эшче яшендәге һәм өлкәнрәкләр) һәр кешесенең 5 әр мең сум акча бирүе мәслихәт. Шунсыз бу зур һәм изге эшне башкарып чыгып булмаячак. Акрынлап әзерләнә торырга, хөрмәтле авылдашлар. Хәерле сәгатьләрдә булсын игелекле эшләребез!

Мәчет төзүнең оештыру комиссиясе исеменнән мәчетнең имам-хатыйбы Р.Гатауллин.

Ярдәм итүчеләрнең исемлеге "Әлки хәбәрләре" газетасының alki-rt.ru сайтында (интернет) күрсәтелә. Кызыксынучылар ачып карый алачак.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

Кор.счет - 30101810000000000805

БИК - 049205805

ИНН - 1606002840

КПП - 160601001

Банк получателя ПАО "АК БАРС" БАНК г.Казань

р/с 40703810002330000127

Мусульманская религиозная организация - Приход с. Старые Алпарово

Алькеевского мухтасибата Духовного управления мусульман РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев