Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләренә Президент яңа машиналар тапшырды

Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләре яңа автомобильле булды.

21 декабрьдә район авыл җирлекләре башлыклары республика муниципаль берәмлекләр советының 12 нче съездында катнаштылар. Форум башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика сморт-конкурсы җиңүчеләренә җиңел машина ачкычлары тапшырды. Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләре башлыклары Илһамия Әбҗәббарова һәм Илфат Сәмигуллин да Президент кулыннан "Шевроле-Нива" автомашинасы ачкычларын кабул итеп алдылар.

Әлки районы Юхмачы мәктәбенең "Ак калфак" театр коллективы "Сәйяр" фестивале җиңүчесе булды

Театр фестивалендә җиңделәр

Юхмачы мәктәбенең "Ак калфак" театр коллективы "Сәйяр" республика балалар һәм яшьләр театр фестиваленең зона этабы җиңүчесе булды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гыйльфанова җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар жюри хөкеменә Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасыннан өзек тәкъдим иткәннәр иде. Аларның бу эше фестивальнең "Нурлы сәхнә" номинациясендә дипломга лаек булды.

"Ак калфак"лылар үткән атнада "Әкият" курчак театрында узган бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Рус теле буенча халыкара олимпиадада Әлки районы укучылары призлы урыннар алды

Мәскәүдән җиңеп кайттылар

Базарлы Матак мәктәбе укучылары Миләүшә Галләмова (10 нчы сыйныф) һәм Алмаз Вәлиев (11 сыйныф) рус теле буенча Мәскәүдә үткән Халыкара олимпиадада катнашып, уңышка ирештеләр. Миләүшә өченче, Алмаз дүртенче урын алып кайтты. Укучыларны олимпиадага укытучылары Ләйсән Хәсәнова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев