Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының авыл һәм мәктәп китапханәләренә якташыбыз Мөдәррис Вәлиев яңа чыккан китабын юллаган. ФОТО

Күренекле татар әдибе, районыбызның Татар Мулла авылында үскән Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) яңа чыккан китабының әллә ничә төргәген район газетасы редакциясенә җибәргән. Узган ел азагында якташыбызның "Рәхмәт яусын" исемле китабы дөнья күрде. Аның нәшриятта яңа басылган нөсхәләрен автор район музеена, редакциягә һәм үзәк китапханәгә юллаган иде. Инде мөхтәрәм язучы, шагыйрь,...

Күренекле татар әдибе, районыбызның Татар Мулла авылында үскән Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) яңа чыккан китабының әллә ничә төргәген район газетасы редакциясенә җибәргән.

Узган ел азагында якташыбызның "Рәхмәт яусын" исемле китабы дөнья күрде. Аның нәшриятта яңа басылган нөсхәләрен автор район музеена, редакциягә һәм үзәк китапханәгә юллаган иде. Инде мөхтәрәм язучы, шагыйрь, тәнкыйтьче якташыбыз алты дистәдән артык китабын район мәктәпләрендәге һәм авыллардагы китапханәләргә дә бушлай өләшергә уйлаган.

Заманында "Коммунизм юлы" район газетасында беренче шигырьләрен бастырып каләмен чарлаган иҗади дустыбыз Мөдәррис Вәлиевнең үтенечен үтәп, без китапларны адресатларына өләшү чарасын күрдек. Әдипнең иҗаты һәм тормышының аерым сәхифәләре, уй-фикерләре белән таныштыручы "Рәхмәт яусын" китабын китапханәләрегездән сорап укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев