Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар Казан Кремлендә тантаналы кабул итүдә катнаштылар

Базарлы Матак авылында яшәүче Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнаштылар. Республика көне алдыннан Кремльдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм традициягә әверелде. Бу чара дүртенче ел рәттән үткәрелә....

Базарлы Матак авылында яшәүче Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнаштылар.

Республика көне алдыннан Кремльдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм традициягә әверелде. Бу чара дүртенче ел рәттән үткәрелә. Быел анда 53 гаилә кунакта булган. Районыбыздан әлеге тантанада катнашкан Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар - районда абруйлы һәм ихтирамга лаек гаиләләрнең берсе. Рафаэль Имам улы районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә, әлеге тармак өчен кадрлар әзерләүгә бик зур өлеш керткән шәхес. Бүген ул "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы белән җитәкчелек итә. Мәдинә Әхмәтвәли кызы озак еллар район газетасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Алар ике кыз үстерделәр, инде өч оныклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев