Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы “Каенкай” бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева “Ел тәрбиячесе” булды

Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды. Әзерлек төркемендә эшләүче Елена Соловьева үз тәрбиясендәге 25 сабыйга икенче әниләре кебек. Ул аларны бик күп файдалы күнекмәләргә өйрәтә, инде мәктәпкә дә әзерли. Район бәйгесендә тәрбияче бакчада математика дәресе үткәреп осталыгын күрсәтте. "Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең район...

Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды.

Әзерлек төркемендә эшләүче Елена Соловьева үз тәрбиясендәге 25 сабыйга икенче әниләре кебек. Ул аларны бик күп файдалы күнекмәләргә өйрәтә, инде мәктәпкә дә әзерли. Район бәйгесендә тәрбияче бакчада математика дәресе үткәреп осталыгын күрсәтте.

"Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең район турында икенче урынны шул ук "Каенкай"дан Людмила Мухина яулады. Өченче - Базарлы Матакның "Салават күпере" тәрбиячесе Валентина Карманаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев