Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы үзәк паркта реконструкция эшләре төгәлләнүгә таба бара

Район үзәгендәге "Ленин бакчасы" паркында җәй буе дәвам иткән төзелеш-реконструкция эшләре төгәлләнүгә таба бара. Паркның уртасында мәһабәт амфитеатр (сәхнә һәм утыргычлар) төзелеп бетеп килә. Биредә шулай ук балалар өчен уен мәйданчыгы, модульле бәдрәфләр пәйда булачак, җәяүлеләр юллары яңартылачак. Төзелешне Чистайдан "Яңа шәһәр" ҖЧҖ алып бара. Алар реконструкция эшләрен Республика көненә...

Район үзәгендәге "Ленин бакчасы" паркында җәй буе дәвам иткән төзелеш-реконструкция эшләре төгәлләнүгә таба бара.

Паркның уртасында мәһабәт амфитеатр (сәхнә һәм утыргычлар) төзелеп бетеп килә. Биредә шулай ук балалар өчен уен мәйданчыгы, модульле бәдрәфләр пәйда булачак, җәяүлеләр юллары яңартылачак. Төзелешне Чистайдан "Яңа шәһәр" ҖЧҖ алып бара. Алар реконструкция эшләрен Республика көненә төгәлләүне күздә тоталар. 30 августта "Ленин бакчасы"нда зур бәйрәм оештырылачак.

Паркларны яңарту, уңайлы-матур итү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе елга үзәк паркта фонтан урнаштыру нияте дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев