Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәме үткәрделәр

Базарлы Матакта яңарак кына эшли башлаган мәдрәсәдә 10 декабрьдә Мәүлид бәйрәме узды.

Район үзәгендә Шәүкәт мәчете белән янәшә салынган мәдрәсәдә көз көне дини укулар башланды. Әлеге мәдрәсә төзелешен эшмәкәр Фаик Борһанов башлап йөрде. Биредәге күп хезмәтләрне улы белән алар башкардылар. Дини гыйлем йорты бик матур килеп чыккан. Монда иркен уку залы, юыну бүлмәләре, китапханә бар. Һәр бүлмә җиренә җиткереп, зәвык белән эшләнгән. Һәм менә биредә беренче дини бәйрәм - Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышлап Мәүлид уздырылды.

Мәдрәсәдә берничә төркем белем ала. Аларны махсус сертификатлары булган мөгаллимнәр укыта. Әлеге төркемнәрдә гыйлем җыючы хатын-кызларны бәйрәм белән район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев тәбрикләде. Ул Мөхәммәт пәйгамбәр турында, Мәүлид бәйрәменең әһәмияте хакында сөйләде. Догалар укылды, вәгазьләр яңгырады. Аннан мәдрәсәдә укучылар әзерләгән мул табын артында сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, сөйләшеп-аралашып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев