Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбендә укучы кызлар парашюттан сикерә

Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Ольга Гнеденкова һәм Алсу Галләмова Казан аэроклубында парашют белән сикергәннәр.

Билгеле, әлеге егетләрчә адымны ясаганчы кызларыбыз өйрәнү-әзерлек үткәннәр. Без Ольга һәм Алсудан әлеге онытылмас мизгелләр хакында сөйләүләрен сорадык.

-Без районнан ун кеше быел Чистайда яшь армиячеләр лагеренда булдык.Анда бер атна дәвамында хәрби өйрәнүләр уздык. Хәер, безгә, Базарлы Матак мәктәбендәге "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клубына йөрүче курсантларга, анда әллә ни зур яңалыклар булмады. Ә өйрәнүләрне яхшы үткәннәргә парашют белән сикерү мөмкинлеге булачагын әйттеләр. Минем әтием Юрий Александрович һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның хәрби хезмәттә төшкән фотоларын караган саен, парашютта сикерергә кызыгып, шул хакта хыяллана идем, - ди Ольга Гнеденкова.

-Минем дә андый теләгем бар иде. Без Оля белән катгый бер карарга килеп, парашют белән сикерергә ризалык белдергән гаризаларыбызны калдырдык,-дип сөйләп китә Алсу Галләмова. -Озакламый Казандагы "Көркәче" аэроклубыннан чакыру алдык. Безне Оляның әтисе озата барды. Башта көне буе әзерлек үттек. Экстремаль хәлләр килеп чыкса нишләргә, җил вакытында үзеңне ничек тотарга икәнлеген өйрәттеләр. Парашют белән идарә итү, җиргә дөрес төшеп утыру күнекмәләрен төшендерделәр.

-Кызлар, һавадагы самолеттан сикерү өчен, парашют белән булса да, нинди батырлык кирәк. Сез бу адымны ясар алдыннан дулкынландыгызмы?

-Парашют белән сикерүем төшемә дә керде,-ди Ольга. -Алдагы көнне дулкынлану булды, билгеле. Әмма аэроклубка килеп җиткәч тынычландык. АН-2 самолетыннан 800 метр югарылыктан сикердек. Агачка эләгеп калмасак иде, дип кенә борчылдык. Барысы да әйбәт килеп чыкты.

Ольга белән Алсуга парашют спорты буенча өченче разряд бирелгән. Алдарак әйтелгәнчә, кызлар икесе дә Базарлы Матак мәктәбендә оештырылган "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клубында шөгыльләнәләр. Клуб җитәкчесе Сергей Платонов үз эшенең чын фанаты. Ул балалар белән яратып, бирелеп эшли. Укучыларга патриотик тәрбия бирүгә күп көч куя. Бу клуб безне алга таба да кызыклы яңалыклары белән сөендерер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев