Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының өч авыл җирлегендә өстәмә депутат сайлау булды

Узган якшәмбедә районның өч авыл җирлегендә өстәмә депутат сайлау булды.

Өч округта да сайлау имин (выборы состоялись) һәм халыкның югары активлыгы белән узды. Өченче чакырылыш Базарлы Матак авыл җирлеге советына 10 нчы округ буенча депутатлыкка ике кандидат күрсәтелгән иде. Тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 92,02 процент тавышын җыеп, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алинә Хәлиуллина депутат булып сайланды. Кандидатларның икенчесе - ЛДПР тарафыннан күрсәтелгән Рамил Хуҗиәхмәтов 7,98 процент тавыш җыйды.

Иске Алпар авыл җирлеге советына 7 нче округ буенча депутат булып Иске Алпар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринас Сәлахов сайланды. Сайлаучыларның 98,5 проценты аның өчен тавыш бирде. ЛДПР дан күрсәтелгән альтернатив кандидат Марсель Үтәгәнов 1,5 процент тавыш җыйды.

Иске Хурада авыл җирлеге советына 5 нче округ буенча депутат мандаты өчен өч кандидат көрәште. Нәтиҗәдә сайлаучылар Иске Хурада авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Николай Кузнецовка өстенлек бирде (93,87 процент тавыш). Энгель Фәтхуллин (ЛДПР) өчен сайлаучыларның 2,04 проценты, үзен-үзе күрсәткән Эмиль Хисмәтов өчен - 4,08 проценты тавыш бирде.

Җирле советларга сайланган депутатларның өчесе дә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев