Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чуаш Борнае мәктәбендә экология дәресе үткәрелде (ФОТО)

"Спас" заказнигы инспекторлары Чуаш Борнае урта мәктәбендә ачык экология дәресе үткәрделәр. Әлеге дәрес быел Татарстанда игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. Заказник белгечләре укучыларга Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр хакында сөйләделәр, әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә басым ясадылар. Бу мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Арина Филиппова узган ел...

"Спас" заказнигы инспекторлары Чуаш Борнае урта мәктәбендә ачык экология дәресе үткәрделәр.

Әлеге дәрес быел Татарстанда игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. Заказник белгечләре укучыларга Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр хакында сөйләделәр, әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлегенә басым ясадылар.

Бу мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Арина Филиппова узган ел "Парклар маршы" акциясендә катнашып, "Кыргый табигать утраулары" фоторәсемнәр конкурсында республика буенча беренче урын алган иде. Барлык укучылар алдында аңа Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Дипломы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев