Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чуаш Кичүе авылында зират тирәсен яңартканнар

Чуаш Кичүе авылы зираты тирәсен тимер көймалар белән тотып алганнар.

Авыл уртасында урнашкан зиратның коймалары бик нык искергән. шуңа күрә җирлек башлыгы Ирина Мамбетова халык белән сөйләшеп, аларны яңартырга тәкъдим итә. Тимер багана утыртып, тимер профильләр тартып һәм штакетник кулланып эшләргә булалар моны. Билгеле, мондый зур эшкә акча да күп кирәк. Авыл халкы бердәмлек күрсәтә, берәү дә читтә калмый, хәленнән килгәнчә акча бирә. Материаллар кайтарыла, өмә үткәрелә, хәзер инде зират тирәсенең 400 метры тотылган, 200 метрына материал кайтарылган, тагын 150 метрлап арага өстәмә акча җыярга кирәк.

Җирлек башкарма комитеты православныйлар зираты тирәсен дә матур итеп тотып алу өчен акча җыюга керешкән. Бу игелекле эштә читтә яшәүче авылдашлары да катнашмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев