Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Әхмәт авылында асралучы татар атлары Лениногорскида узган чабышта катнашты

Үткән атнада Лениногорск шәһәрендә татар атлары токымлы аргамаклар арасында үткән ярышларда үз маллары белән катнашкан фермер Фәнис Бакиров дипломнар һәм акчалата бүләкләр алып кайтты.

Әлеге бәйгедә Әлки, Теләче, Зәй, Әлмәт, Лениногорск һәм Башкортстанның Туймазы районнарыннан атлар катнашкан. Алар 15 чакрым дистанциягә узышканнар. Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакировның Салават һәм Буян исемле бахбайларының мондый ярышларда беренче тапкыр катнашулары. Шулай да алар дистанцияне тулысынча үтеп, уртача нәтиҗәләргә ирешә алган. Фәнис инде ноябрьдә узасы республика ат ярышларына да чакырулар алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев