Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң өлкән кешеләренең берсе, Базарлы Матак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков Советлар Союзында иң беренче парламент сайлауларын искә алды

Бөек Ватан сугышы ветераны, 1943-1950 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, империалистик Япониягә каршы сугышларда катнашкан Лев Яковлевич Миндрюков, яше шактый олы булса да, элеккечә көр күңелле, хәрәкәтчән.

Тавыш бирергә машина белән килеп алу хакында ул ишетергә дә теләмәде, район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына җәяүләп килде.

Лев Яковлевичның хәтере искитмәле. Ул әле СССРда 1937 елда булган беренче парламент сайлауларын да хәтерли икән.

-1936 елда СССР Конституциясе кабул ителгәч, икенче елны СССР Верховный Советына беренче сайлау булды бит. Ул вакытта миңа 11 яшь иде. Сайлауның декабрь аенда узуы хәтеремдә. Әтием Чуаш Шәпкәсе авыл советы председателе иде. Шуңадыр, безнең өйдә сайлаулар хакында күп сөйләшәләр иде. Әпсәләмов дигән кешене депутат итеп сайлаулары да истә калган. Сайлау авыл клубында узды, якшәмбе көн иде. Бәйрәм рухы хөкем сөрүе хәтергә уелган. 1937 елда иген уңышы бик әйбәт булды бит. Алдынгы комбайнчыларга кыйммәтле бүләкләр биргәннәр иде. Яңа Сихтермә комбайнчысына бүләк ителгән патефонның сайлау көнне клубта уйнап торуын хәтерлим,-дип истәлекләрен уртаклаша ветеран.

Лев Миндрюков үзе беренче тапкыр 1946 елда Төньяк Кореяда тавыш биргән.

-Бөек Ватан сугышы чорында, аңлашыла ки, сайлаулар булмады. Сугыштан соң СССР Верховный Советына беренче сайлау 1946 елда үтте,-дип сөйли ул. -Ул чакта мин Төньяк Кореяда хезмәт итә идем. Бер генерал өчен тавыш бирүебез истә калган.

Тыныч тормышта районыбызда клуб мөдире, урман комбинаты белгече, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек мөдире, почта начальнигы булып һәм башка җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйган. Лев Миндрюков бик күп сайлауларга әзерлек эшләрендә, аларны оештыру һәм үткәрүдә катнашкан.

-Сайлауда катнашу- һәркемнең гражданлык бурычы ул. Бүген авылдашларымның Россия Президенты өчен тавыш бирүдә активлыгын, яшьләрнең сайлау участокларына күпләп килүен күреп сөенәм. Теләгем шул - илбашы булып иң лаеклы кандидат сайлансын, илебездә, дөньяда иминлек хөкем сөрсен, Россиянең куәте, абруе гел артсын,-диде ветеран, сайлау бюллетенен урнага салганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев