Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң яшь сайлаучысы Миләүшә Шакирова: “Минем өчен бүген икеләтә бәйрәм!”

Әлки районында бүген Россия Федерациясе Президентын сайлауда 335 егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирде.

Ә Карамалы авылыннан Миләүшә Шакирова өчен бу көн бигрәк тә истәлекле. Бүген аның туган көне. Һәм 18 яше тулган көнне ул беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты.

Миләүшә Казанда кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең икенче курсында укый. "Тормышымдагы беренче сайлауда туган авылымда, әти-әнием белән бергә тавыш бирәсем килде. Шуңа, көчле буранга да карамастан, берничә генә сәгатькә генә булса да Казаннан махсус кайттым", - ди ул.

Карамалы авылы клубында урнашкан 727нче сайлау участогына Миләүшә әти-әнисе белән килде.

- Мин бу көнне бик дулкынланып, түземсезлек белән көтеп алдым. Туган көне Президент сайлау кебек мөһим вакыйгага туры килгән кешеләр күп түгелдер. Ә миңа шундый бәхет эләкте. Минемчә, бүгенге сайлауның илебез өчен, һәр кешенең киләчәге өчен әһәмияте әйтеп бетергесез. Ил җитәкчесен билгеләүдә минем тавыш та роль уйнаячак бит. Мин бик уйлап, Президент булырга чынлап та лаек дип санаган кандидатура өчен тавыш бирдем. Илнең сәяси тормышында катнашуым белән чын-чынлап горурланам, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Миләүшә Шакирова.

Кызларының балигъ булу яшенә җитүенә, беренче тапкыр сайлауда катнашуына әти-әнисе Илшат һәм Лилия дә бик сөенәләр.

Беренче мәртәбә тавыш бирүе һәм туган көне белән котлап, Карамалы участок сайлау комиссиясе рәисе Рамил Хәсәншин Миләүшәгә "Мин Президентны сайладым" дигән махсус значок, паспорт өчен тышлык һәм сувенир бүләк итте.

Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан барлык яшьләр дә бүген шундый истәлекле бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев