Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Алпар авылында “Әсхәт батыр” чишмәсе ачылды. ФОТО

Иске Алпар авылы янәшәсендәге соңгы елларда тынып калган чишмә яңартылып, төзекләндерелеп, янә үзенең сихәтле суларын бирә башлады.

Иске Алпар авылы тирәсендә чишмәләр берничә. Аларның һәркайсының үзенә күрә кечкенә генә тарихы, телдән-телгә күчеп халык күңелендә яшәүче хатирәләре бар. Шушы көннәрдә алпарлылар, читтә яшәүче якташлар әнә шул инешләрнең берсе янына җыелдылар. Бу чишмәне төзекләндерү эшенә Казанда яшәүче авылдашлары Рифкәт Сәмигуллин алынган.

Чишмәне экскаватор белән казытып, аңа тимер-бетон боҗралар төшергәннәр. Соңгы елларда тынып калган инештән янә су күтәрелгән. Кизләү янәшәсенә аның шифалы суын эчеп ял итү өчен бәләкәй генә өй дә төзеп куйганнар.

Чишмә ачу тантанасын Иске Алпар авылы җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов ачып җибәрде. Аннан авылның имамы Рафаэль Гатауллин сүз алды.

- Чишмә чистарту, мәчет салдыру, күпер төзетү кебек эшләр динебездә иң саваплы гамәлләрдән санала, - ди Рафаэль ага. - Бу чишмәнең суы бик сихәтле. Улым авыргач, миңа аны таң белән шушы кизләүдән су алып дәваларга киңәш иттеләр. Шөкер, улыбыз савыкты, шифасын шушы чишмә суыннан күрдек.

Рифкәт Сәмигуллин җыелган халыкка рәхмәтен ирештерде.

- Иң элек кеше үзен яратырга тиеш. Үзен яраткан кеше гаиләсен, балаларын ярата, халкын хөрмәтли, авылын кадерли, -ди ул. - Соңгы вакытта без авылыбызда шактый эшләр башкардык. Зират тирәсен яңарттык, яңа мәчет салдык. Әле эшлиселәр тагын байтак. Юлларны ясатырга, суүткәргечләрне төзекләндерергә кирәк. Бергәләп алынсак, барлык бу ниятләр дә чынга ашар.

Бу тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов алпарлыларның авыл өчен башкарган зур эшләрен югары бәяләде.

- Сез башка авыллар кешеләренә дә үрнәк күрсәтәсез, - диде җитәкче. - Чишмә ачу шатлыгыгызны да ихластан уртаклашам. Яңа сулыш алган бу чишмәнең гомере озын булсын, тәмле суы кешеләргә шифа бирсен.

Алпарда туып үскән, хәзер Чистайда яшәүче Гәбделәхәт Яруллин чишмә ачу тантанасына махсус кайткан. Ул авылдашларның бердәмлегенә соклануын белдерде. "Алпарыбыз киләчәктә дә иң матур, төзек авыл булыр, иншалла", - диде һәм авылдашларына багышап иҗат иткән шигырьләрен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев