Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка авылында балалар бакчасы яңадан эшли башлады

Иске Камкада балалар бакчасы янә эшли башлады.

Бу авылда бакча сигез ел элек ябылган иде. Ул вакытта анда бары өч бала йөргән. Инде авылда яшь балалы гаиләләр арткач, җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров бакчаны яңадан ачу мәшәкате белән йөри башлады. Авыл җыеннарында да халык бу мәсьәләне күтәрә иде. Һәм менә яңарак кына Иске Камкада балалар бакчасы эшли башлады. Анда әлегә сигез бала йөри, тиздән аларга тагын ике сабый кушылачак. Авылда бакча ачылуга бигрәк тә район үзәгенә йөреп эшләүче яшь гаиләләр шатланган. Мәктәпкәчә белем учреждениесе кадрлар белән тәэмин ителгән, анда өч кеше эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев