Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка авылында ике урам су эчендә. ФОТО

Иске Камка авылының Тегермән урамы язгы ташу сулары белән бүленеп калган иде инде. Бүген авылның Чирмешән урамы да су белән бүленгән.

Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров хәбәр итүенчә, ике урам халкы өчен дә йөреп торырга көймәләр куелган. Көймәчеләр шунда көне буе кизү торалар.

Әлегә өйләргә су кермәгән. Кече Чирмешәндә су 5 метр 15 сантиметрга күтәрелгән. Авыл халкы суның тагын ярты метр күтәрелүен көтә икән. Ул чагында ташу суы болыннарга җәеләчәк, печәнлекләрдә, көтүлекләрдә үлән күкрәп үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев