Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка авылында Тегермән урамы язгы ташу сулары белән бүленеп калган

Иске Камка авылында Тегермән урамы язгы ташу сулары белән бүленеп калган.

Соңгы ике көндә Кече Чирмешән елгасында су 5 метрга күтәрелгән. Ташу сулары елга үзәненә җәелеп, 14 йортлы Тегермән урамы "зур җирдән" бүленеп калган. Хәер, авыл халкы өчен бу көтелмәгән хәл түгел. Чөнки әлеге урам һәр елны язгы сулар белән бүленә. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, йортларга су кермәгән, кешеләр һәм терлек-туар өчен куркыныч юк.

-Язгы ташуга әзерләнеп, көймәне алдан ук көйләп куйган идек. Махсус кеше дә билгеләдек. Ул Тегермән урамында яшәүчеләрне бер яктан икенче якка көймә белән йөртә. Кече Чирмешәндә суның күтәрелүе гел күз уңында, анда тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылды,-ди авыл җирлеге башлыгы.

Берничә көн элек Базарлы Матакта Актай елгасы да ярларыннан чыккан иде. Бакчаларга, йортларга су керү, кешеләрнең зыян күрүе очраклары булмады. Әхмәт авылыннан да Кече Чирмешәндә боз кузгалуы хакында хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев