Әлки районының Иске Камка җирлегендә яшәүчеләр быелгы үзара салымны тулысынча түләп куйганнар
Иске Камка авыл җирлегендә яшәүчеләр быелгы үзара салымны тулысы белән түләп куйганнар.
Былтыр да камкалылар үзара салымны районда беренчеләрдән булып 23 мартка ук түләп бетергәннәр иде. Әлеге акчаларга һәм дәүләт субсидиясенә биредә күп хезмәтләр башкарылды. Салымның "эшләвенә" инанган авыл халкы быел февраль уртасына ук акчаны җыеп тапшырган. Шулай итеп, 240 кешедән 144 мең сум акча тупланган. Инде хәзер шул суммага дүртләтә күләмдә дәүләттән субсидия алыначак. Димәк, Иске Камкада яз айларында ук референдумда каралган эшләргә керешергә мөмкин булачак.
Быел Иске Камка җирлегендә урам юлларын яхшырту, су башнялары тирәләрен тотып алу, су системасын яңарту дәвам иттереләчәк. Шулай ук чишмәләрне төзекләндерү, урам яктырткычларын төзек тоту, чүп-чарны җыю һәм утильләштерү эшләрен башкарырга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев