Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Матак авылында янгында 85 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде

10 апрельдә Иске Матак авылының Елга урамындагы торак йортта чыккан янгында 85 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, ут чыгу турындагы хәбәр янгын частенә 10.04 сәгатьтә килеп ирешкән. 20 минуттан янгын сүндерүчеләр хәвеф урынына килеп җиткән. Бу вакытта өйнең түбәсе дөрләп яна торган булган. Ялгызы яшәүче 85 яшьлек әбинең җансыз гәүдәсен авылдашлары инде ут эчендәге йорттан алып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев