Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Матак, Үргәгар, Чуаш Кичүе авылларында фермалар эшли башлый

Иске Матак, Үргәгар авыллары фермаларына савым сыерлары кайтарылды.

Ай ахырына кадәр Чуаш Кичүе терлекчелек корпусларына да маллар керәчәк.

"Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте, авыл халкын эшле итү ниятеннән, унлап авылда терлекләр асрый башлый. Үргәгардә 150 савым сыеры һәм 150 баш савылмый торган маллар каралачак.

Иске Матак фермасына да 100 баш савым сыеры кайтарылды. Анда тагын 100 баш симертүдәге терлекләр булачак. Чуаш Кичүендә дә 300 ләп терлек асрау күздә тотыла. Анда инде терлекчелек биналары әзер. Бу көннәрдә автомобиль трассасыннан фермаларга кадәр вак ташлы юл салу бара. Шундый ук юллар Анино Салман һәм Югары Матак авыллары фермаларына да төзелә. Быел барысы 400 метр озынлыкта шундый каты түшәмәле юллар ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев