Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә авылыннан Әлфия Мәҗитова газ слесаре Алмаз Гыйззәтуллинны мактап язган

Безнең газ слесаре Алмаз Гыйззәтуллин дүрт авылга хезмәт күрсәтә. Авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге хәзер өлкән яшьтәгеләр. Әби-бабайлар газ белән эш итә алмый. Шуңа тәүлекнең төрле сәгатьләрендә Алмазны чакырырга туры килә. Кайчан хәбәр итсәң дә, ул һич тоткарлыксыз килеп җитә. Тормыш булгач, төрле мәшәкатьләр килеп чыга. Ветеринар белеме булган Алмазны күпләр мал-туар...

Безнең газ слесаре Алмаз Гыйззәтуллин дүрт авылга хезмәт күрсәтә. Авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге хәзер өлкән яшьтәгеләр. Әби-бабайлар газ белән эш итә алмый. Шуңа тәүлекнең төрле сәгатьләрендә Алмазны чакырырга туры килә. Кайчан хәбәр итсәң дә, ул һич тоткарлыксыз килеп җитә.

Тормыш булгач, төрле мәшәкатьләр килеп чыга. Ветеринар белеме булган Алмазны күпләр мал-туар авырганда да чакыралар. Нинди сәбәп белән дәшсәң дә, Алмаз һәрвакыт булыша. Рәхмәт аңа кешеләргә игелекле булганы өчен.

Әлфия Мәҗитова,

Иске Әнҗерә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев