Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә мәктәбе укучысы Фазыл Гыйниятуллин истәлегенә чаңгы ярышлары булды

Иске Әнҗерә мәктәбе укучылары һәм авыл яшьләре мәктәп укучысы Фазыл Гыйниятуллин истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрделәр.

Дәвалап булмаслык чир моннан нәкъ бер ел элек аның гомерен чикләде. Егеткә әле 17 яшь кенә иде.

Ярышларны мәктәп директоры Рәмзия Газизова башлап җибәрде. Ул, Фазылны искә төшереп, аның тырыш, спорт сөючән егет булганлыгын билгеләп үтте. Ярышка кунак итеп чакырылган Равил Гыйниятуллин (Фазылның әтисе) улларын онытмаганнары өчен рәхмәт әйтеп, балаларны һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнергә өндәде.

Чаңгы ярышлары төрле дистанцияләрдә үтте. Үз яшьтәшләре арасында Гөлия Мәхмүтова, Илүзә Гатауллина, Айтуган Гыйззәтуллин җиңү яуладылар. Алар Мактау кәгазьләре һәм төрле бүләкләргә ия булдылар. Бу хәбәрне җиткергән укучы Зилә Сафина әйтүенчә, сабакташлары Фазылны сагынып, аның истәлеген күңелләрендә саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев