Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Салман авылында Россия Президентын сайлауның барышын “Би-би-си” Британия телерадиокомпаниясе күзәтте

Россия Президентын сайлау барышын яктырту максатында 17-18 мартта районыбызда "Би-би-си" Британия иҗтимагый телерадиокомпаниясенең Рус хезмәте хәбәрчеләре эшләде.

Алар зур булмаган татар авылында илбашын сайлауның ничек узуын дөньяга күрсәтергә уйлаганнар. Моның өчен Мәскәүдән үк районыбызның Иске Салман авылын тәганләп килгәннәр. "Ни өчен нәкъ менә Иске Салманны сайладыгыз?"дип соравыбызга "Би-би-си" журналисты Всеволод Бойко: "Бу авыл - халык сайлауда иң актив катнашкан участокларның берсе, шуны үз күзләребез белән күрергә уйладык",-диде.

Всеволод Бойко искесалманлылар белән урамда да, өйләрендә, каралты-кура тирәсендә дә күп сөйләште. Кешеләр белән аралашканда татарча да сүз кушкалады. Соңрак әйтте - хатыны Үзбәкстанда туып-үскән татар кызы икән.

"Иске Салман дигән кечкенә генә татар авылында 347 сайлаучы гына теркәлгән. Биредә халык сайлауны бәйрәм кебек кабул итә. Сайлау участогына да бердәм килделәр, бары дүрт кенә сайлаучы килми калды. Авыл халкының зур күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш бирде",-диелә "Би-би-си"ның Иске Салман авылы турындагы сюжетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев