Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Салман авылыннан Фердинанд Мәхмүтов Өлкәннәр көне хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм өчен рәхмәт әйтә

Салман авыл җирлегендә яшәүче олы яшьтәгеләргә Өлкәннәр көне хөрмәтенә ямьле бәйрәм ясадылар.

Иң әүвәл авылыбызның матур итеп төзекләндерелгән мәдәният йортында безгә концерт күрсәттеләр. Демидовка авылы клубы каршында уңышлы эшләп килүче "Рябинушка" ансамбленең, авылдашларыбызның һәм бигрәк тә Гайшә ханым Сафиуллинаның җырлары барыбызның да күңеленә хуш килде.

Бәйрәмебез мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Бер өстәл артында төрле милләт кешеләре булганга, рус һәм татар җырлары һәм биюләре башкарылды. Туровлар гаиләсе үзләренең шаян һәм дәртле җырлары белән кунакларның күңелләрен күтәрделәр.

Бу безнең өчен бик кызыклы, кирәкле һәм рәхәт очрашу булды. Чөнки бит, бер авылда яшәсәк тә, элек бергә эшләгән хезмәттәшләребезне яртышар ел күрмичә гомер итәбез. Җирлегебездә тырыш хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булган өлкәннәр дә шактый.

Бәйрәм мәҗлесендә без үзара аралашып, яшь чакларны искә төшереп, бүгенге һәм элекке хезмәт шартларын чагыштырып, тормышыбызның матурая баруына сөенешеп утырдык.

Әлеге матур һәм күңелле чараны оештыручыларга - һәр елны бу бәйрәмдә матди яктан булышучы "Салман" комплексы җитәкчесенә, авыл җирлеге һәм мәктәп җитәкчеләренә, ашханә пешекчеләренә рәхмәтләребез зурдан булды. Бәйрәмнән яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән таралыштык.

Сүз уңаеннан, үзем эшләп чыккан район ветеринария берләшмәсе һәр елны Өлкәннәр көне белән котлап бүләген тапшыра, мин аларга бик рәхмәтле.

Фердинанд Мәхмүтов,

хезмәт ветераны, Яңа Салман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев