Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Салман һәм Түбән Әлки җирлекләрендә хокукый мәсьәләләр буенча консультатив ярдәм күрсәтү төркемнәре эшләячәк

22 мартта Иске Салман һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә Татарстан ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультатив төркемнәр эшләячәк.

Республика халкына хокукый мәсьәләләр буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатында төзелгән әлеге төркемнәргә Татарстан Президенты аппараты, ТР Дәүләт Советы аппараты, ТР Конституция суды аппараты, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар белгечлекләре керә.

Мәгълүмати-консультатив төркемнәр Иске Салманда - 10.00-12.00 сәгатьләрдә, Түбән Әлкидә 13.00-15.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев