Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Каенкай” социаль приютында тәрбияләнүче балалар музейларда, фермаларда һәм җитештерү цехларында экскурсиядә булганнар

"Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Хузангай исемендәге музейда кызыклы экскурсиядә булганнар.

Балалар чуаш халкының элекке тормыш-көнкүрешен чагылдыручы экспонатларны, шулай ук чуаш халык шагыйре Педр Хузангайның шәхси әйберләрен кызыксынып караганнар. Музей директоры Олег Мурзин сөйләгәннәрне дә бирелеп, игътибар белән тыңлаганнар. Сихтермә-Хузангайның иң өлкән кешеләреннән берсе (старожил) Александр Стрижнев башкарган туган ил турындагы һәм сугышчан җырлар музейдагы очрашуны тагын да эчтәлекле иткән. Азакта кунакларның һәрберсенә татлы бүләкләр дә бирелгән.

"Хузангай" ҖЧҖ дә исә балалар көнбагыш мае ясау, ярмалар эшкәртү цехларында һәм фермада булганнар, анда заманча җиһазларны файдаланып

эшнең ничек оештырылуы белән танышканнар.

Район үзәгендә Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булу да малайларда-кызларда күп тәэсирләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев