Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Катюшино авылында яшәүче законсыз спиртлы сыеклык саткан өчен ике тапкыр хөкем ителде

Катюшино кешесе ялган спиртлы эчемлек саткан өчен хөкем ителде.

Контрафактлы продукция күп очракта кеше сәламәтлегенә зыян сала. Кызганыч, район кулланучылар базарында мондый җинаятьләр очрап тора. Катюшинода яшәүче хатын-кыз кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәгән спиртлы эчемлек белән сәүдә иткән өчен җавапка тартылган иде. Эксперт нәтиҗәләре буенча, 36 процент "куәтлелектәге" әлеге сыеклыкта агулы микрокушылма - ацетон булган. Мондый куркыныч алкогольле сыеклык сатучы бәндә район суды карары белән 10 мең сум штрафка тартылды.

Әмма "сәүдәгәр" моннан сабак алмый, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган әлеге сыеклыкны сатуын дәвам итә. Ул кабат җинаять өстендә тотыла. Эксперт тикшерүе ул сатырга теләгән 24 процент "куәтлелектәге" спиртлы сыеклык составында шулай ук ацетон булуын ачыклады. Әлеге бәндә янәдән суд эскәмиясенә утырды. Бу юлы район суды аны 20 мең сум штрафка хөкем итте.

Лилия Шәфикова,

судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев