Әлки районының кайбер авылларында тавык-чебешләрне төлке алу очраклары ешайган
Соңгы вакытта авылларда тавык-чебешләрне төлке алу очраклары ешайган. Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, зыян күргән кешеләр зарланып аңа шылтыраталар, төлкеләргә каршы чара күрүне сорыйлар икән. Дөрестән дә, быел район территориясендә әлеге җәнлекләр саны шактый арткан. Әмма аларны аулауның үз вакыты бар. Бу...
Соңгы вакытта авылларда тавык-чебешләрне төлке алу очраклары ешайган.
Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, зыян күргән кешеләр зарланып аңа шылтыраталар, төлкеләргә каршы чара күрүне сорыйлар икән. Дөрестән дә, быел район территориясендә әлеге җәнлекләр саны шактый арткан. Әмма аларны аулауның үз вакыты бар. Бу эш нигездә көзге-кышкы ау чорында башкарыла. Ә торак пунктларда җәнлекләрне аулау гомумән рөхсәт ителми. "Кош-кортыгыз төлкегәме, бүтән җанваргамы азык булмасын дисәгез, аларны иреккә чыгармаска, ә төнгә сарайга ябып калдырырга кирәк", ди Андрей Ерусланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев