Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Кошки авыл җирлеге яңа тракторлы булды

Кошки авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында җиңеп, 1 миллион сум грант отты.

Әлеге акчага бульдозер агрегаты булган МТЗ-82 тракторы сатып алырга булалар.

Кошки район үзәгеннән дә, төп автомобиль трассаларыннан да ерак урнашкан. Димәк, җирлектә көн дә диярлек чыгып торган мәшәкатьләргә үзәктән трактор юллау да кыйммәткә төшә. Әнә шуны истә тотып кошкилылар муниципаль берәмлекләр конкурсында катнаша да.

Менә берничә көн элек җирлек башлыгы Минзакир Гайфуллин яңа тракторны алып та кайтты. Тракторчы Илнар Гыйльманов яңа техника белән Кошки, Татар Төгәлбәе авыллары урамнарын кардан чистартуга да керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев