Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының күп авылларында бүген мул кар явып узды. ФОТО

Бүген иртән безне гаҗаеп манзара каршылады - җирне ап-ак кар каплаган иде.

10 майдан 11 енә каршы төндә районның күп өлешендә кар явып узды.

Быел май ае үзенең салкын көннәре белән истә калыр ахры. Гадәттә бу вакытта мәш килеп бакчаларда эшләдек, инде бәрәңге дә утыртылган була иде. Быел әле җылы аяз көннәрне бик аз күрдек. Май аенда болай кар явуны өлкән буын вәкилләре дә бик хәтерләми. Май карының бакчаларга, игенчелеккә зыяны юкмы икән? Бу хакта үз фикерләре белән уртаклашуны сорап галим-агроном, "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки филиалы җитәкчесе Илнур Кәлимуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Карның алмагачларга, чия, төче чия куакларына (черешня) бераз зыян салуы мөмкин,-ди ул. - Бу җимеш агачларының хәзер чәчәк атарга җыенган вакыты. Ә бөртеклеләр өчен бернинди зарары юк. Киресенчә, кар ул дымлылыкны арттыра, җиргә акрынлап сеңә. Элекке елларда гомер-гомергә язгы чәчү эшләре вакытында суык була иде. Чәчүчеләр сырган бушлат киеп эшләделәр. Хәзер генә чәчү өстендә 25 градус кызу була. Майның суык торуы авыл хуҗалыгы өчен начар түгел. Үсемлекләр өчен җирдә дым озаграк саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев