Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Мулланур Вахитов бистәсе халкы район мәдәният йорты үзешчәннәренә рәхмәт әйтә

Безнең кечкенә генә Мулланур Вахитов авылында район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт күрсәтеп киттеләр.

Анда авылның бөтен халкы җыелды. Концертны бик күңелле итеп Илфат Кыямов алып барды, үзе дә җырлады. Эльмира Шиһапова, Аида Гайнетдинова башкаруында моңлы, матур җырлар ишеттек. Ә Любовь Борисова дәртле биюләр белән күңелләрне күтәрде. Район үзәгеннән ерак урнашкан кечкенә авыл дип тормыйча, безне күңелле концерт белән шатландырган коллективка, аларның җитәкчеләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Солтания Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев