Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе музеена пенсионер Марат Хәмитов күп экспонатлар бүләк итте

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең музее елдан-ел кызыклырак экспонатлар белән баетыла.

Музей өч бүлектән тора. Якташ язучыларыбыз Нәби Дәүли, Әсрар Галинең тормыш һәм иҗат юлына багышланган, туган як тарихын чагылдырган бүлекләр бар.

Гимназия гимны сүзләренең авторы, шигырьләр язучы Марат абый Хәмитов музеебызга күп экспонатлар бүләк итте. Болар халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы әйберләр. Алар арасында чигүле сөлге дә, балта остасының эш кораллары да, йорт кирәк-яраклары да бар. Шулай итеп 40 тан артык экспонат музейның туган як тарихы бүлегендә урын алды. Аларның һәркайсының кечкенә генә үз тарихы бар. Марат абый алар турында берәмтекләп сөйләде. Аның иң истәлекле бүләкләре - яшьлегендә үзе уйнаган гармуны һәм гитарасы.

Музеебызны экспонатлар белән баетуда зур өлеш керткәне өчен без Марат абыйга бик рәхмәтле. Бу экспонатлар укучыларга туган як тарихын өйрәнүдә ярдәм итәр.

Лилия Әһлиуллина,

гимназия директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев