Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Каюм Насыйри исемендәге Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә җиңгән

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Арина Артюшкина яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге 15 нче Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә икенче урын яулаган. Әлеге конференцияне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан шәһәренең 81 нче мәктәбе оештырган. Аның читтән торып уздырылган турында 500 укучы катнашкан. Иң яхшы...

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Арина Артюшкина яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге 15 нче Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә икенче урын яулаган.

Әлеге конференцияне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан шәһәренең 81 нче мәктәбе оештырган. Аның читтән торып уздырылган турында 500 укучы катнашкан. Иң яхшы дип табылган 120 эш икенче турга узган. Гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Арина Артюшкина "Туган якны географик яктан өйрәнү" секциясендә "Базарлы Матак авылы буйлап сәяхәт" темасына язылган фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясаган. Ул республика Фән һәм мәгариф министрлыгының 2 нче дәрәҗәдәге Дипломы белән бүләкләнгән. Аринаның тикшеренү эше белән гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәйхетдинова җитәкчелек иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев