Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үргәгар авылында 49 яшьлек хатын-кызны елан чаккан

Үргәгар авылында 1968 елгы хатын-кызның бармагын җиләк җыйганда агулы елан чаккан. Зыян күргән хатын-кыз тир арада ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә килеп җиткәндә инде аның хәле авырая, ул шешенә башлый. Берничә көн дәвалау курсы алгач, ханымның хәлләре әйбәтләнгән. Елан чагып зыян күрүдән саклану өчен нишләргә? Район үзәк хастаханәсе баш...

Үргәгар авылында 1968 елгы хатын-кызның бармагын җиләк җыйганда агулы елан чаккан.

Зыян күргән хатын-кыз тир арада ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Хастаханәгә килеп җиткәндә инде аның хәле авырая, ул шешенә башлый. Берничә көн дәвалау курсы алгач, ханымның хәлләре әйбәтләнгән.

Елан чагып зыян күрүдән саклану өчен нишләргә? Район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина мондый киңәш бирә:

-Урманга һичшиксез резин итек киеп барырга кирәк. Елан чага калса, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Һич кенә дә үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Елан агуын тәннән авыз белән суырып алу яисә аяк-кулга жгут салу да дөре түгел. Агулы елан чаккан очракта махсус дәвалау курсы бар. Шунсыз тиз савыгырга ышаныч зур түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев