Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үргәгар авылында яшәүче алты бала анасы Миңнегөл апа Хәйретдинованы район башлыгы Александр Никошин 90 яшьлеге белән тәбрикләде

Үргәгар авылында яшәүче Миңнегөл апа Хәйретдиновага 90 яшьлеге уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин котлау открыткасы юллаган.

Ил башлыгының тәбрикләү хатын юбилярга район җитәкчесе Александр Никошин тапшырды.

Миңнегөл апа гомере буе Үргәгардә яшәгән. Дөрес, яшь вакытында дүрт ел рәттән Ярослауга барып торф чыгаруда эшләгән. Янәсе, җиткән кызга матур киенергә кирәк. Торф хезмәте авыр, әмма авыл баласын ул куркытмый. Эшләгәнең өчен кулыңа акча бирәләр. Шуңа авыл халкы кызыгырлык күлмәклек тукымалар, бүтән кием-салым алырга була.

Ярослаудан бер кайтуында авылның чибәр кызы Миңнегөлне армиядән яңа кайткан Зөфәр каршы ала. Зөфәр Хәйретдинов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул сугыш беткәч тә тагын алты ел хәрби хезмәттә була.

Уртак тормыш корып, алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Тырыш, уңган хуҗалар яшәгән бу йортта тормыш һәрчак җитеш була. Миңнегөл әби әйтмешли, эшләп, булганына һәрчак шөкер кылып яшиләр.

2009 елда Зөфәр абый 82 яшендә якты дөньядан бакыйлыкка күчә. Миңнегөл апа улы Фәргать һәм килене Гөлшат тәрбиясендә яши бүген.

-Инде кайсылары күптән пенсия яшендә булсалар да, алты балам да эшли әле. Хезмәт сөючән булып үстеләр шул,-дип куанып та куя әни кеше.

Миңнегөл әби газета-журналлар укырга ярата, телевизор аша ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Дини китпалар кулыннан төшми.

-Мәрхүм муллабыз Әнвәр Гыйләҗев заманында миңа хаҗ сәфәреннән намазлык алып кайтып бүләк иткән иде,-ди Миңнегөл апа. Авылларындагы мәчетнең нинди кырыс елларда да эшләүдән туктамавына сөенә.

-И балалар, без бит хәзер җәннәттә яшибез. Тормышның кадерен белик,-ди юбиляр әби. -Адәм баласы бу дөньяда кунак кына. Ахирәткә барасыбызны онытмыйча, яхшылыклар кылып яшәргә тырышырга кирәк.

Район башлыгы Александр Никошин Миңнегөл әбине 90 яшьлеге белән котлады, бүләк тапшырды. Гомере буе районыбызда намуслы хезмәт иткәне өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Тәбрикләүләргә авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов, әбинең балалары, күршеләре дә кушылды. Авыл күрке булып озак яшә әле, ак әби!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев