Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында яңа мәктәп төзеләчәк

Сихтермә-Хузангай авылында максатчан федераль программа нигезендә (Федеральная целевая программа) 200 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 урынлы балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Яңа мәктәп бинасы иң замана таләпләргә җавап бирәчәк. Анда зур спорт залы, йөзү бассейны булдыру да каралган. Хәзер корылманың проект-смета документларын әзерләү бара. Бу эшләр генә дә 6 миллион...

Сихтермә-Хузангай авылында максатчан федераль программа нигезендә (Федеральная целевая программа) 200 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 урынлы балалар бакчасы төзү күздә тотыла.

Яңа мәктәп бинасы иң замана таләпләргә җавап бирәчәк. Анда зур спорт залы, йөзү бассейны булдыру да каралган. Хәзер корылманың проект-смета документларын әзерләү бара. Бу эшләр генә дә 6 миллион сумга төшәчәк.

Сихтермә-Хузангай мәктәбенә әле ун ел гына. Ул 90 укучыга исәпләнгән. Шушы ук бинадагы балалар бакчасына 24 сабый йөри. Бүген мәктәптә 98 укучы белем ала. 20 бала бакчага чиратта тора (күпчелеге ясле төркеменә). "Хузангай" җәмгыяте яшь белгечләр һәм эшчеләр өчен һәр елны унар йорт төзетә. Биредә яшь гаиләләр күп, балалар да шактый туа. Фаразлар буенча, хәзерге мәктәп һәм балалар бакчасы киләчәктә барлык укучыларны һәм сабыйларны сыйдыра алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев