Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Борнае авылында яшәүче Искәндәр Хәмзинны Россия Президенты Владимир Путин 90 яшьлеге белән котлады

Татар Борнае авылында яшәүче Искәндәр Хәйретдин улы Хәмзин - гомерлек агроном.

Тумышы белән ул Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылыннан. Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр елларда Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, яшь белгеч ул чактагы Кузнечиха районының Татар Борнае авылына эшкә килә. Һәм шунда гомерлеккә төпләнеп тә кала. 38 ел буе бик кирәкле һәм игелекле хезмәтне башкара ул - икмәк үстерә.

Җәмәгате Фатыйма апа белән алар өч кыз һәм ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде 14 оныклары, 12 оныкчыклары сөендерә үзләрен. Ходай аларга озын гомер дә, тигезлек тә бүләк иткән. Быел март аенда никахлашуларына 65 ел булган.

Бу көннәрдә Искәндәр абый 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг бәйрәме белән зурлап, Россия Президенты Владимир Путин да котлау хаты юллаган иде. Хезмәт ветеранына Президент бүләген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тапшырды. Ул Искәндәр абыйга тәбрикләү сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерде. Аның сүзләренә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова да кушылды.

Форсаттан файдаланып, Искәндәр ага җитәкчеләргә гозерен дә әйтте.

-Безнең урамыбыз бик пычрак. Язын-көзен яңгырлы вакытларда һич үтеп йөрерлек түгел. Шул юлны төзәтеп булмас микән, - ди ул.

Мария Платонова әлеге мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.

Нәзилә Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев